Югары Шепкә мәчетендә шәкертләргә "Мәүлид" вәгазе

   16 декабрь көнне җомга намазыннан соң район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин Югары Шепкә мәхәлләсенә вәгазь белән барды. Фатих хәзрәт вәгазендә җыелган шәкерт-апаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең Мәүлиден, ягъни бу дөньяга килүен билгеләп үтүнең дөреслеге хакында, һәм бу гамәлнең "бидгат әл-хасәнә"  (матур яңалык) икәнлеген билгеләп үтте. Шулай ук Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, аның сыйфатлары турында да искә алдылар. Мәҗлес табын артында дәвам итте.