Иске Зәйдә Мәүлид ашы

15 декабрь көнне  Иске Зәй мәхәлләсендә Мәүлид бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәт Нуруллин, Иске Зәй имамы Илсур хәзрәт Аюпов, шәһәр имамнары, мәхәллә халкы катнашты. Фатих хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне искә алып, аның тормышы, күркәм холкы, изге гамәлләре турында вәгазь сөйләде, мөнәҗәтләр укыды. Илсур хәзрәт Яңа төзелеп килүче мәчетнең халәте  турында сөйләде.

Искәрмә өчен: Яңа мәчет бинасының төзелеш эшләре  2016 нчы елның май азагында "Зәй шикәр заводы" булышлыгында башланып киткән иде.

     Мәүлид бәйрәме хәзерләнгән мул табын артында дәвам итте.