Зәйнең 7 нче мәктәбендә укучылар һәм педагогларның Таҗетдин Ялчыгол исемендәге I региональ фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Аның эшендә якташыбыз, КФУ профессоры,филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Габидуллина, районыбыз мәктәпләрнең татар теле укытучылары,дин әһелләре имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәт Нуруллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камалов , Ялчыгол нәселе дәвамчылары Гамир Тазетдинов һ.б. катнашты. Конференция ахырында югары сыйныфта укучы мәктәп балалары секцияләргә бүленеп нәтиҗәләр чыгарыр өчен таралыштылар.