Зәй мөхтәсибәтенә Сәидә абыстай Аппакова килде

  4 декабрь көнне шәһәрнең Үзәк мәчетендә мөселман хатын-кызларының җыелышы булды. Җыелышка Казаннан кунак итеп Сәидә абыстай Аппакова чакырылды. Җыелышта Зәй районының имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камалов, якшәмбе мәктәбе мөгәллимәләре һәм укучылары катнашты. Районнан җыелган мөселман хатын-кызлары үтемле вәгазьләр тыңладылар. Казаннан килгән зур кунак Сәидә абыстайның "ир хакы", "исламда хатын-кызның халәте", "гаиләдә сабыр булу" кебек темаларга багышланган чыгышлары булды һәм бүләккә дип яңа чыккан "Тузмый торган бүләк" дигән исемле китабын калдырды. Җыелыш ахырында сорауларга җәваплар бирелде.