Зәйнең Үзәк мәчетендә ремонт эшләре башланды

Зәй шәһәренең Т.Ялчыгол исемендәге Җәмигъ мәчетендә ремонт башланып китте. Әлеге ремонт эшләрендә беренче катның алгы яктагы (иске агач) тәрәзләр яңа пластик тәрәзләргә алыштырыла. Шулай ук берничә бүлмәләргә косметик ремонт ясалачак. Алга таба мәчетне тулысынча төзекләндерү өчен хәкимият һәм оешмалар белән сөйләшү алып барыла.