Мирный мәхәлләсендә "Мәүлид" ашы үткәрелде

11 декабрь көнне Зәй мөхтәсибәтенең Мирный мәхәлләсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тууына багышланган "Мәүлид" ашы булып узды. Чара Мирный бистәсенең "Березка" кафесенда 70 кеше катнашында үтте. Бу мәрасимдә Зәй районы мөхтәсибәте каршындагы Аксаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камалов, Мирный мәхәлләсенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Дәминов һәм мәхәллә халкы катнашты. Әлеге чарада Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында вәгазьләр, балалар катнашында Мәүлидкә багышланган мөнәҗәтләр һәм шигырьләр укылды.